news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә студентлар медицина отряды эшчәнлеген тантаналы төстә яптылар

“Доктор Зәй” проектын тормышка ашыруда студентлар 3 мең сәгать дәвамында халык сәламәтлеге сагында хезмәт куйган.

Зәйдә студентлар медицина отряды эшчәнлеген тантаналы төстә яптылар
zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/doktor-zy-2019-tmam

(Зәй, 19 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйнең район үзәк дәваханәсендә “Доктор Зай – 2019” студентлар медицина отряды эшчәнлеген тантаналы төстә ябу чарасы үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Икенче ел рәттән Зәй районы, Үзәк дәваханә коллективы, илнең төрле медицина уку йортларында белем алучы актив студентларны җәйге чорда үзенә кабул итә. Быел шәһәргә Пермь төбәге, Оренбург, Нижегород, Самара өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия республикаларыннан һәм әлбәттә инде Татарстан шәһәрләреннән 14 студент килде.

Алар үзәк дәваханәдә, авылларда кече һәм урта медицина персоналы сыйфатында хезмәт коллективына ярдәм итте, халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтүдә үз өлешләрен кертте.

Үзәк хастаханәнең баш табибы Рим Әмиров һәр студентка Зәй истәлеге буларак значоклар бүләк итте.

“Доктор Зәй” проектын тормышка ашыруда студентлар 3 мең сәгать дәвамында халык сәламәтлеге сагында хезмәт куйган.

Билгеле мәгълүматлар буенча, студентлар 400 тапкыр ашыгыч ярдәм машинасында адресларга барып беренче медицина ярдәме күрсәткән, йөрәк эшчәнлеген тикшерү максатында алар тарафыннан 300 метр ЭКГ төшерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100