news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә студентлар белән очрашуда район башлыгы да катнашты

Район башлыгы яшьләргә туып-үскән җирдән дә яхшырак урын беркайда да булмавын искәртте.

(Зәй, 6 февраль,“Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Николай Шамионов).Студентларның кышкы каникуллары вакытында алар катнашында төрле чаралар үткәрү гадәткә керде. Быел ул Зәй районы башлыгы белән очрашу формасында узды. Очрашуның муниципаль районда Мәгариф елына старт бирелгән көннәрдә оештырылуы аның мөһимлеген ассызыклады, дип яза җирле басма.

“Энергетик” Мәдәният сараенда үткән очрашуга төрле шәһәрләрдә белем алучы студентлар шундый күп килде ки, тамаша залында аларга хәтта урын җитмәде. Зәй мәктәпләрен тәмамлаган егет-кызлар бүгенге көндә кайларда гына белем алмый... Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләдә йөзләгән зәйле укый. Мәсәлән, Казан федераль университетының Алабуга институтында гына да бүгенге көндә 105 Зәй студенты белем ала. Сер түгел, аларның күбесе укуларына тәмамлаганнан соң Зәйгә эшкә кайтырга атлыгып тормый. Шул ук вакытта шәһәр-районның төрле тармаклары яшь белгечләргә кытлык кичерә. Очрашуның максаты да - нәкъ менә аларны үзебезгә кайтару, төпләндерү буенча аңлату алып бару.

Район башлыгы Разиф Кәримов, студентлар алдында чыгыш ясап, районның бүгенге көндәге социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә тукталды, зәйлеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча алып барылган максатчан эшчәнлекне анализлады, якын киләчәктә Зәйнең нинди юнәлешләр буенча үсеш нокталарын билгеләп, аерым алганда, энергетика, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы тармакларына тукталды. Әлбәттә, ул чыгышында Зәйнең киләчәге яшьләр кулында булуын ассызыклады.

-Сезнең һәрберегез туган шәһәрегездә эшкә урнашып, киләчәге булуны аңларга тиеш. Туып-үскән җирдән дә яхшырак урын беркайда да юк. Бүгенге көндә без хезмәт кешесенә шартлар тудыру, яшьләргә ярдәм күрсәтү чаралары булдыру өстендә эшлибез, - диде ул.

Очрашу яшьләр аудиториясе өчен махсус әзерләнгән чыгышлар белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100