news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә стадионны үзгәртеп коруга республика бюджетыннан акча бирелгән

Зәйлеләргә 55 ел хезмәт иткән стадионда эш башланган

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). “Бердәм Россия” сәяси партиясе региональ бүлеге башлангычы белән, зәйлеләргә 55 ел хезмәт иткән стадионда төзү-төзекләндерү эшләре башланды.

Төзекләндерүнең беренче этабына кергән эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 15 миллион сум акча бирелде. Беренче этапта исә футбол кырының 40 сантиметр катламы алынып, аның урынына вак таш һәм ком түшәләчәк, йөгерү юллары тигезләнәчәк. Икенче этапта тамашачылар өчен пластик трибуналар урнаштыру, футбол кырын ясалма газон белән каплау һәм спорт җиһазлары урнаштыру карала, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot