Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестиваленең район туры Гала-концерты үтә
Фестивальнең район туры сайлап алулары барышында 500гә якын яшь талант осталыгын сынады.
(Зәй, 21 февраль, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Республикада “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестивале бара. 5 яшьтән 21 яшькәчә булган яшь талантларны үстерүче әлеге фестиваль инде унсигезенче тапкыр оештырыла һәм ул быел “Миллионынчы катнашучы” лозунгы астында уза, дип яза җирле басма.
Быел Түбән Кама, Сарман һәм Зәй районы талантларының тәүге сыналу урыны буларак Зәй шәһәре билгеләнде. Шулай итеп, 3-4 мартта “Энергетик” Мәдәният сарае үзе бер йолдызлыкка әвереләчәк. Аңа әзерлек уңаеннан бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда кичке сәгать 6да фествальнең шәһәр туры гала-концерты узачак.
Шулай итеп, бүген шәһәр-районның иң сәләтле балалары һәм яшьләре сәхнә тотачак.Ә фестивальнең район туры сайлап алулары барышында 500гә якын яшь талант осталыгын сынады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз