news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә “Созвездие-Йолдызлык”ның бер этабы үтәчәк

Республика район үзәкләрендә бәйгенең төбәк турлары февраль азагында башлана.

(Зәй, 7 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә “Созвездие-Йолдызлык”ның бер этабы  үтәчәк. 5 яшьтән 21 яшькәчә булган яшь талантларны үстерүче әлеге фестиваль унсигезенче тапкыр оештырыла һәм ул “миллионынчы катнашучы” лозунгы астында узачак, дип яза җирле басма.

Республика район үзәкләрендә бәйгенең төбәк турлары февраль азагында башлана. Быел Түбән Кама, Сарман һәм үзебезнең район талантларының тәүге сыналу урыны буларак Зәй шәһәре билгеләнде. Шулай итеп, 3-4 мартта “Энергетик” Мәдәният сарае үзе бер йолдызлыкка әвереләчәк. Ә биредә җиңү яулаганнар 8-12 апрельдә Казанның “УНИКС” үзәгендә суперфиналга сайлап алу туры үтәчәк. Фестивальнең гала-концертларын 13 апрельдә - “УНИКС”та, 20 апрельдә “Пирамида” күңел ачу комплексында уздыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot