news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә сигезенче күпфункцияле үзәк ачылды

Бина 50 урынлык зал, директор, түгәрәкләр бүлмәләрен, китапханәне үз эченә алган.

Зәйдә сигезенче күпфункцияле үзәк ачылды

(Зәй, 2 ентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Бу көннәрдә Зәйнең Бура-Киртә авылында әлеге сигезенче күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды. Шулай итеп, Югары Пәнәче җирлегендә икенче шундый заманча мәдәни учак булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә клуб авыл уртасындагы агач бинада иде, ул аннан авыл башындагы мәктәп бинасына күчеп, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтте. Тик ул авылның икенче очында булып, халык клубның ераклыгыннан зарланып яшәде. Күпфункцияле үзәк исә авыл эчендәге һәйкәл янәшәсендә сафка басты.

Язын төзелә башлаган үзәкнең диварлары тиз генә күтәрелеп, аның түбәсе ябылды. Аның диварлары исә төрле төстәге төзелеш материалларыннан бизәкләп эшләнде. Бина 50 урынлык зал, директор, түгәрәкләр бүлмәләрен, китапханәне үз эченә алган. Биредә инвалидлар өчен уңайлыклар тудырылган.

Заманча мәдәни учакны "Форвард"  җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзеде. Мәдәни учакның тирә-юнен төзекләндерү исә җирле бюджет хисабына башкарылды. Шулай итеп, буракиртәлеләр матур һәм заманча, бөтен уңайлыклары булган мәһабәт үзәкле булды.

Яңа мәдәни учак югары дәрәҗәдә чаралар уздыру өчен күп мөмкинлекләргә юл ача. Беренчедән, авыл халкы заманча яңа бинага тартыла, икенчедән, чараларда катнашучылар саны, активлар арта, яңа түгәрәкләр, кызыксыну клублары эшчәнлеген җәелдерә. Биредә шулай ук татар эстрадасы, театр артистларын кабул итәргә дә мөмкинлекләр тудырыла дигән сүз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100