news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә шикәр заводында эшләүчеләр гаиләләре белән сәяси вакыйгада катнашты

Ярты гасыр үткәне булган предприятие хезмәт династияләре белән данлыклы.

(Зәй, 18 март, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәй шикәр кайнатучылары да сәяси вакыйгаларга битараф түгел. Шикәр заводында хезмәт куючылар сайлауларда һәрвакыт актив катнаша. Бүгенге сайлауларда да алар бердәм төстә гражданлык бурычын башкаралар.

Ярты гасыр үткәне булган предприятие дә хезмәт династияләре белән данлыклы. Жижикиннар династиясе һәрнәрсәдә өлге, актив. Гомере буе биредә остаханә мөдире булып эшләгән Виктор Алексеевич белән аппаратчы Елена Ивановна Жижикиннар матур традициясен уллары Константин белән Маргарита дәвам итә. Константин Викторович фасовкалау цехы башлыгы, Маргарита Ильина исә кладовщик. Буыннар чылбыры өзелми: Константин Викторовичның улы Иван да заводның предприятие белән идарә итү системасы һәм автоматлаштыру бүлегендә хезмәт куя. Константин Жижикиннар гаиләсе спорт-сәламәтләндерү үзәгендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирәчәк.

- Әти-әниләребез сайлауларга бәйрәм-тамашаларга барган кебек йөрде. Ул көнне гаиләбездә бәйрәм тантана иткәнне әле дә хәтерлибез. Моның белән без ил күләм мөһим вакыйгаларга битараф булмаска дигән тәрбия алдык. Без үз чиратыбызда ул-кызларыбызны әлеге кампаниядән читтә калмаска дип өйрәтәбез. Кыскасы, сайлауларга гаиләбез белән барабыз, - диләр урта буын Жижикиннар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100