news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә шикәр кайнату темплары артканнан-арта бара

37 мең 241 тонна шикәр комы эшләп чыгарды

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Зәй шикәр заводында шикәр кайнату тәүлек әйләнә алып барыла. Бүген завод барлыгы 447287 тонна татлы тамыр кабул итте, 270067 тонна чимал эшкәртте, 37241 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Күрсәткечләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда, күпкә артык. Бу көннәрдә яңгырлар булу сәбәпле, чөгендернең пычраклылыгы арта төшкән, дип яза “Зәй офыклары” басмасы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot