news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә шикәр чөгендерен алырга керештеләр

Зәй шикәр заводы исә яңа уңышны кабул итәргә әзер.

(Зәй, 25 август, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Кичә Зәй районы агрофирмалары хезмәтчәннәре шикәр чөгендерен алуга кереште. Районның төп авыл хуҗалыгы культураларының берсе булган татлы тамыр быел 9167 гектар мәйданда үстерелде, дип яза район басмасы.

Уңыш җыюга берьюлы 12 “Ропа-Тигр” комбайны һәм 4 “Ропа-Маус” чөгендер төяү техникасы кереште. Әлегә алынган мәйданнардан уртача уңыш гектарыннан 420 центнерны тәшкил итә. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, барлык комбайннар да дәүләт техник күзәтүе үтеп, һәр комбайнга икешәр механизатор билгеләнгән. Зәй шикәр заводы исә яңа уңышны кабул итәргә әзер.

news_right_1
news_right_2
news_bot