news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә шикәр чөгендерен ала башладылар

Беренче мәйданнардан уртача уңыш гектарыннан 400 центнер тәшкил итә.

Зәйдә шикәр чөгендерен ала башладылар
zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/zy-shikr-chgendere-aluny-bashlady

(Зәй, 23 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районы агрофирмалары шикәр чөгендерен ала башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районның төп авыл хуҗалыгы культурасы булган татлы тамыразык быел 9337 гектар мәйданда үстерелде. Уңыш җыюга берьюлы 12 “Ропа” комбайны һәм 4 “Ропа-Маус” чөгендер төяү техникасы кереште. Беренче мәйданнардан уртача уңыш гектарыннан 400 центнер тәшкил итә.

-Районның барлык агрофирмалары да чөгендер алуны башлады. Шикәр заводы планы нигезендә 22 августтан 5 сентябрьгә кадәр чөгендер заводның тәүлеклек эшкәртү нормасы күләмендә генә казыла, ул - 8 мең тонна. 5 сентябрьдән башлап тәүлеклек эш режимына күчәбез. 25 августта шикәр заводы яңа шикәр кайнату сезонын башлый. Барлык комбайннар механизаторлар белән тәэмин ителгән, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Быел район заводка эшкәртүгә 450 мең тонна татлы тамыразык тапшыруны максат итеп куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100