news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә шартлаудан зыян күргән йортны тулысынча төзекләндергәннәр

Йортта яшәүче кешеләр 1 октябрьдә күченә алачак.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Зәйдә шартлаудан зыян күргән торак йорт тулысынча төзекләндерелгән. Ул 1 октябрьдә кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Баш инвестицион төзелеш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта зыян килгән фатирларның кирпеч диварлары тулысынча эшләнгән, түбә ябу эшләре төгәлләнгән, фатирларда эчке төзекләндерү эшләре дәвам итә.

“Йорт эчендәге 18 фатирны чиста эшкәртү бара, сантехника урнаштырыла. Җылылык бирү системасы инде төзекләндерелгән. Буяу, обой ябыштыру эшләре калды. Подрядчы оешма эшләрне 27 сентябрьгә төгәлләргә вәгъдә итә. Без 1 октябрьдә бу йортта яшәүче барлык кешеләрне фатирларына күчерүне планлаштырабыз”, - дип сөйләде Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.

Илнар Хафизов сүзләренчә, йортны яңадан торгызу буенча чыгымнар 22 056,19 мең сумны тәшкил иткән. Генераль подрядчы - «Современные Строительные Системы» ҖЧҖ, субподрядчы — «Форвард» ҖЧҖ, проектлаштыручы — «Татинвестгражданпроект» ДУП.

Йортны торгызуда иң заманча материаллар кулланылды, дип әйтте Татарстанның Баш инвестицион төзелеш идарәсенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль бүлегенең баш белгече Динар Рәфыйков. “Фатирларга тарттырылган түшәмнәр куелачак, ламинат җәеләчәк, төзелеш стандартлары буенча электр счетчикларын фатирларның эченә кертәчәкләр”, - дип сөйләде ул.

  • Зәйнең Никифоров урамындагы биш катлы йортта шартлау 22 июньдә булды. Йортның сигезенче подъездындагы бишенче каты тулысынча җимерелде, дүртенче катка өлешчә зыян килде. 10 кеше имгәнде. Шуларның икесе хастаханәдә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100