news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә шәхси эшмәкәр хуҗалыгында йомырка сала торган 11 мең баш тавык бар

Урта Пенәче авылыннан Альберт Маракин кошчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Зәйдә шәхси эшмәкәр хуҗалыгында йомырка сала торган 11 мең баш тавык бар
agro.tatarstan.ru

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Зәй районының Урта Пенәче авылындагы шәхси эшмәкәр Альберт Маракин хуҗалыгында йомырка сала торган 11 мең баш тавык бар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Без 2016 елда кошчылык белән шөгыльләнә башладык. Башта кредит алып, бина төзеп куйдык. Узган ел Удмуртиядән беренче чебиләрне алып кайттык", – дип сөйләгән  Альберт Маракин.

Кошлар үстерү җиңел эш түгел, дип саный Альберт. "Витаминлы азык булырга тиеш, әлбәттә. Бинада температураны дөрес тоту, вакытында вакцинация ясау да бик мөһим. Хуҗалыкны алып барырга хатыным Светлана, кызларыбыз Марина, Алена һәм Наташа булыша", – дигән ул.

Тавыкларны Татарстан фермаларына һәм шәхси хуҗалыкларга, шулай ук якын төбәкләргә дә саталар, диелгән әлеге хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100