news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә савым сыерларның продуктлыгын арттыру мәсьәләләрен карадылар

Чыбыклы сөтчелек фермасында терлекчелек тармагында 9 ай эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

(Зәй, 12 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең Чыбыклы сөтчелек фермасында терлекчелек тармагында 9 ай эшчәнлеккә йомгак ясадылар, дип яза җирле басма.

Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, агрофирма җитәкчеләре катнашты. Семинарга агрофирмалар зообелгечләре, ветеринарлар, селекция-нәсел хезмәтләре чакырылды. Киңәшмә эше Чыбыклы сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән танышудан башланды, алдагы шундый утырышта булган кимчелекләрне бетерү өстендәге эшләр каралды. Киңәшмәдә мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сыерларның баш санын, савым сыерларның продуктлыгын арттыру мәсьәләләре каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot