Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә сәүдә нокталарында куркынычсызлык тәэмин итү турында сөйләштеләр
Сәүдә ноктасына кешеләрне тикшереп кертеп булмый, шуңа да биредә гадәттән тыш хәлләргә юл куймау өчен, аны даими күзәтүдә тоту бик мөһим.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Зәй, 15 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә террорга каршы көрәш ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында каралган төп мәсьәләнең берсе шәһәрдәге сәүдә нокталарының куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча паспортлаштырылуы, аларның нинди категория буенча билгеләнүләре булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Төп доклад белән чыгыш ясаган комиссия сәркатибе Татьяна Токмакова бүгенге көндә сәүдә нокталарының закон таләпләренә туры китерелеп паспортлаштырылу процессы белән таныштырды.
"Без районда соңгы 3-4 елда халык күп җыела торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен мөһим булган барлык чараларны тиешле таләпләргә тәңгәл китерү өстендә актив эшлибез. Иң беренче чиратта балалар учреждениеләре, социаль тармак объектлары, мәдәният учреждениеләре видеокамералар белән, әлеге биналарга үтеп керү шартларын катгыйландыруга, техник яктан камилләштерүгә йөз тотып эшләнде. 2017-2018 елларда без бу максатларга миллионлаган сум тоттык", - диде район башлыгы, комиссия рәисе Разиф Кәримов.
Сәүдә ноктасына кешеләрне тикшереп кертеп булмый, шуңа да биредә гадәттән тыш хәлләргә юл куймау өчен, аны даими күзәтүдә тоту бик мөһим.
- Сәүдә буенча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрдән без аеруча игътибарлы булу кирәклеген таләп итәбез. Сез - сатып алучы өчен дә, сатучылар, үз хезмәткәрләрегез иминлеге өчен дә җаваплы затлар. Паспортлаштыру эшенә бик төгәл карарга кирәк, - дип белдерде комиссия рәисе урынбасары Раил Гарифуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз