news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Россия укучылары хәрәкәте” сафы тулылана бара

Районның Бигеш, Кадер һәм Түбән Биш мәктәпләрендә бер төркем баларарны әлеге хәрәкәт әгъзалары итеп кабул итүгә багышланган тантаналар узды.

(Зәй, 27 ноябрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Бүген Зәйнең “Россия укучылары хәрәкәте” сафлары тагын 32гә артты. Районның Бигеш, Кадер һәм Түбән Биш мәктәпләрендә бер төркем баларарны әлеге хәрәкәт әгъзалары итеп кабул итүгә багышланган тантаналар узды, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә Зәй “Россия мәктәп укучылары хәрәрәкәте” 150дән артык әгъзаны берләштерә. Шәһәрнең 1нче һәм 6 нчы мәктәпләре әлеге хәрәкәтнең Татарстандагы сынау мәйданчыклары буларак алынган иде. Хәзер хәрәкәткә шәһәр-районның башка мәктәпләре дә кушыла бара. “Россия укучылар хәрәкәте” үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә булган иң яхшы тәҗрибәләрне үз канаты астына туплап, һәр укучыга сәләтен ачарга мөмкинлек бирәчәк. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә 8 яшьтән кабул итәләр. Татарстанда яңа хәрәкәтнең төбәк бүлеге быел апрель аенда пәйда булды. Тәҗрибә буларак бер ел элек республиканың бөтен районнарыннан барлыгы 50 мәктәптә бүлекчәләр ачылган иде. Алар үзләренең яшәүгә сәләтле булуларын күрсәтте.

- Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр оешмалары бик күп. «Сәләт», «Татарстан варислары», «Татарстан скаутлары», «Созвездие-Йолдызлык», КВН һәм башка оешмалар. Бездә хәтта Балалар иҗтимагый оешмалары советы бар, чөнки республикада үсеп килүче яшь буынның төрле яклап иҗади үсешенә, гражданлык хисләрен ныгытуга, тәрбиягә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә без «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» төзелү хәбәрен куанып каршы алдык һәм аны районда үстерә барабыз. Балалар һәм яшүсмерләрнең иҗимагый хәрәкәтен ил күләмендә берләштерүче оешма кирәк иде. Бигрәк тә мәктәпләр дәрәҗәсендәге. Россия мәктәп укучылары хәрәкәте билгеләнгән көнүзәк юнәлешләр буенча һәр төбәктә эшчәнлек алып барудан тыш, төбәкләр арасында уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен дә мәйдан булачак, – ди мәгариф идәрәсе хезмәткәре Розалия Миңнуллина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100