Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә районара декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмә-конкурсы ачылды
Ә август башында конкурска нәтиҗә Биектау районында халыкара фестивальдә ясалачак.
(Зәй, “Татар-информ”, 2 март, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Чулман бизәкләре“ дип аталган районара декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмә-конкурсы ачылды. Мондый чара Зәйдә беренче тапкыр оештырылды, дип яза җирле басма.
Ул “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Буыннарның өзелмәс чылбыры” проекты кысаларында үткәрелә. Шунысын да әйтик, мондый чаралар оештыру буенча Чаллының “Штурм”хәрби-патриотик клубы Россия Президенты грантын откан. Проект җитәкчесе Александр Бедов әйтүенчә, декоратив-гамәли сәнгать осталары конкурсы Кама аръягының 3 шәһәре һәм 6 районында уздырылачак. Бу эш узган елның декабрендә үк башланган, ул Түбән Кама һәм Тукай районнарында үткән инде.
Зәйдә кул эшләре осталары бихисап. Без аларның эшләрен Сабантуй һәм күп кенә башка бәйрәмнәрдә күреп сокланабыз. Һәр елны диярлек шәһәрнең үзәк мәйданында “Осталар шәһәрчеге” оештырыла. Шунысы игътибарга лаек, танылган кул эшләре осталары исемлегенә яңалары кушыла бара. Аеруча балалар һәм яшьләрнең декоратив- гамәли сәнгать белән шөгылләнүгә тартылуы сокландыра. Ә алар исә сәнгать әсәрләрен яңа матераллар кулланып, яңа ысуллар белән эшләүгә игътибар бирә. Әлеге уңайдан шәһәр сәнгать мәктәбе педагогларының сәләтле балалар белән актив эшләвен билгеләп үтү урынлы булыр. Әлеге күргәзмәдә дә аларның шактый эшләре урын алган иде.
Күргәзмә-конкурста шәһәр-районның 67 декоратив-гамәли сәнгать остасы 272 эш белән катнашты. Әлбәттә эшләр билгеле бер номинацияләрдә бәяләнә. Алар – агач эшләнмәләре, агач, пыяла, керамикага рәсем ясау, уечык ясау, конструкторлаштыру, теү, чигү әйберләре, милли тематикадагы сыннар композициясе. Уенчыклар, курчаклар дигәннән, аларның күпчелеге Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре кулы белән эшләнгән.
Күргәзмә-конкурс музейда өч атна эшләячәк. Экспонатларны белгечләр бәялиячәк. Иң яхшы дип табылган сәнгать әсәрләре конкурсның май аенда Чаллыда үтәчәк икенче турына сайлап алына. Ә август башында конкурска нәтиҗә Биектау районында халыкара фестивальдә ясалачак.
Конкурсны ачу тантанасында күп кенә осталарга оештыру комитеты дипломнары тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз