news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә район Советы утырышы булды

Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.

(Зәй, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар, утырыш көн тәртибенә кертелгән унлап мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр, дип яза җирле басма.

Тикшерелгән мәсьәләләр күпчелеге район Советының алдан кабул ителгән карарларына, аерым алганда, “Зәй муниципаль районының 2017 ел һәм 2018-2019 елларга бюджеты турында”, “2017 елда Зәй муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлау планы турында “, “Муниципаль районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында” һәм башка карарларга үзгәрешләр кертү турында иде. Утырышта шулай ук икенче укылышта Зәй муниципаль районы Уставына да үзгәрешләр кертелде, милекне тапшыру, гражданнар арасында сораштыру үткәрү кебек мәсьәләләр дә тикшерелде.

Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100