news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә район җитәкчелеге һәм депутатлар агач утырту акциясенә кушылды

Ул урманнарга сак караш тәрбияләү, табигать ресурсларын арттыру максатында оештырыла.

(Зәй, 6 октябь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Бүген зәйлеләр “Урман утырту көне” дип исемләнгән республикакүләм табигатьне саклау көзге акциясенә кушылды. Ул урманнарга сак караш тәрбияләү, табигать ресурсларын арттыру максатында оештырыла, дип яза җирле басма.

Татарстан буенча бу көнне 1,3 млн үсенте утырту планлаштырылган. Зәйдә исә район җитәкчелеге, депутатлар актив кешеләребез белән берлектә, Зәйдән Чаллыга китү юлындагы зур күпер янәшәсен яшелләндерү максатыннан агачлар утырттылар. Барлыгы 41 төп яшь чыршы үсентесе шәһәргә керү урынын бизи хәзер.

-Шәһәребезне яшелләндерүгә без теләп кушылдык. Яшеллек сулар һавабызны да чистарта, әйләнә-тирәбезне дә матурлый. Узган ел без бу яңа күпер янына инде чыршылар утырткан идек, кызганыч аларның барысы да төп бикләп китә алмады. Быел исә үсентеләрнең ныграк үскәннәрен сорап алдык питомниктан. Узган ел исә без яшь үсентеләрне төбе-тамыры белән казып ала торган техника сатып алдык. Бу исә үсентеләрнең яңа утрыткан урында тиз үсеп китәчәгенә 90 процент ышаныч бирә. Ә чыршыларны ныгып киткәнче карап, тәрбияләп, су сибеп торуны яшьләр эшләре идарәсе активистларына йөклибез, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Ә акция кысаларында район территориясе урманнары да яшь үсентеләр белән баетылды. Зәй урман хуҗалыгы оешмасы участок вәкаләтлесе Илсур Мөбәрәкшин белдерүенчә, кичә шәһәр оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре катнашында шәһәр яны урманына 5 меңгә якын төп ылыслы агач үсентеләре утыртылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100