news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә район җитәкчеләре хезмәт коллективлары белән очрашты

Анда районның социаль-икътисади үсеш темплары белән таныштылар.

Зәйдә район җитәкчеләре хезмәт коллективлары белән очрашты
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Кичә иртән район җитәкчелегенең хезмәт коллективы белән очрашулары икмәк кабул итү предприятиесендә башланып китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район башлыгы Разиф Кәримов хезмәткәрләрнең узган уңыш сезонын нәтиҗәле эш белән үткәрүләренә рәхмәт белдерде, районның социаль-икътисади үсеш темплары белән таныштырды.

Икмәк кабул итү предприятиесенә узган сезонда 62852 тонна ашлык китерелгән, алар тиешле тәртиптә саклана. Бүгенге көндә предприятиедә 90 кеше хезмәт куя, аларның уртача хезмәт хакы 33 мең сум тәшкил итә, дип белдерде оешма җитәкчеләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot