news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә “Раштуа очрашулары-2019” кичәсе узды

Бүген христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә

(Зәй, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Бүген христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Зәйдә Раштуа бәйрәме уңаеннан Ринат Фәрдиев исемендәге паркта “Раштуа очрашулары-2019” кичәсе узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып ураза тота. Бәйрәм көнендә исә итле ризыклар белән мул өстәлләр әзерләп, кунакка йөрешүләр, кич утырулар, төрле уеннар, күңел ачулар башлана.

Раштуа уңаеннан, 6 гыйнвар төнендә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр гыйбадәтләр кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр куеп, гөнаһларны кичерүне сорыйлар. Өйләрдә мул табыннар артында, туганнар белән бергә матур бәйрәм ясыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot