news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Рабит Батулла юбилее уңаеннан чара оештырылды

Матур чара мәдәният сарае тамаша залында зур концерт программасы белән дәвам итте.

(Зәй, 23 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйгә якташ язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре килде, дип яза җирле басма.

Үзенчәлекле очрашулар “Энергетик” Мәдәният сараеда китап укучылар конференциясе белән башланып китте. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Чулпан Шәйхиева актив китап укучылар белән язучылар арасындагы әңгәмәне кызыклы итеп алып барды. Рабит Батулла һәр сорауга җентекле җавап бирде. Җирле шагыйребез Госман Мухамовның туган җиргә багышланган шигырен барысы да әсәрләнеп тыңлады. Ә Алмаз Хәмзин шаян җырлары белән күңелләрне җилкендерде. Матур чара мәдәният сарае тамаша залында зур концерт программасы белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot