news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтте

Сергий атакай Кузнецов дини йоланы үтәде, үз чыгышында ул Качману бәйрәме килеп чыгу тарихына тукталды.

Зәйдә православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтте
zainsk-rt.ru

(Зәй, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Бүген Зәйнең Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмә янында көйләнгән махсус урында православие динен тотучылар Качману бәйрәме йоласын үтәде. Дини чарада район җитәкчеләре дә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүген Зәй районының биш чиркәвендә дини йола, келәүләр башкарылды. Аларда зәйлелэр генә түгел шәһәр-район кунаклары да катнашты.

Изге чишмә янындагы дини чара барышында район башлыгы Разиф Кәримов изге теләкләрне җиткерде.

-Татарстан төрле милләт халыкларының бердәм, тату яшәүче үрнәк төбәге булып тора. Бездә һәр халыкның бәйрәме, дини йолалары мөһим. Бу Изге бәйрәмдә һәр гаиләгә иминлек телим, — диде ул.

Ә Сергий атакай Кузнецов дини йоланы үтәде, үз чыгышында ул Качману бәйрәме килеп чыгу тарихына тукталды.

Изге чишмә буенда теләүчеләр өчен кайнар чәй дә оештырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot