news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Зәй эчке эшләр бүлеге барлык күрсәткечләр буенча үз төркемендә республикада өченче урында.

(Зәй, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бүген Зәйдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Ул шәһәрнең 7нче мәктәбе концерт залында оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда бүлек личный составы, төрле елларда бүлектә хезмәт куйган ветераннар катнашты. Тантанада катнашучыларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев котлады. Ул чыгышында район эчке эшләр бүлегенең зәйлеләр иминлеген саклауда зур тырышлыгын билгеләп үтте.

Район эчке эшләр бүлегендә бүгенге көндә 157 хезмәткәр эшли. Бүлек эшчәнлекне елдан-ел яхшырта бара. Зәй эчке эшләр бүлеге барлык күрсәткечләр буенча үз төркемендә республикада өченче урында.

Тантанада бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгы һәм район башкарма комитеты Рәхмәт хатлары, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге Мактау грамоталары тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100