news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә пенсия фонды хезмәткәрләре еллык эшчәнлекләренә хисап тотты

Пенсия фонды тарафыннан узган ел 16 меңнән артык зәйлегә пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр башкарылган.

(Зәй, 4 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә тармаклар буенча кече коллегия утырышлары бара. Кичә пенсия фонды хезмәткәрләре еллык эшчәнлекләренә хисап тотты, дип яза җирле басма.

Анда район башлыгы Разиф Кәримов, район Советының аппарат җитәкчесе Наталья Шакирова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Чапков, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе бүлек башлыгы Гөлсинә Сабирова катнашты. Пенсия фонды тарафыннан узган ел 16 меңнән артык зәйлегә пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр башкарылган. Әлеге түләүләргә барлыгы 2 миллиард 675 миллион сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч 2016 ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100