news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә пенсионерлар өчен махсус эш урыннары ярминкәсе узды

Әлеге ярминкәдән сигез кеше эшкә юллама алды.

(Зәй, 4 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең мәшгульлек үзәгендә өлкәннәр декадасы кысаларында пенсионерлар өчен махсус эш урыннары ярминкәсе узды. Аңа пенсия яшендәгеләр генә түгел, пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар да килде. Үзәк директоры Екатерина Андреева әйтүенчә, биредә өлкән апа-агайлар өчен оештырылган шундый ярминкәнең тәүгесе бу, дип яза җирле басма.

Анда шәһәрнең 12 оешма-учреждениесеннән 25 вакантлы эш урыннары (68 эш урыны) тәкъдим ителде. Араларында эш тәкъдим итүче эшмәкәрләр дә бар иде. Шунысы игътибарга лаек, алар барысы да Зәйдә, башка шәһәрләргә йөреп эшлисе юк. Әлеге оешма-учреждениеләрдән килгән вәкилләр вакантлы эш урыннары, эш шартлары турында сөйләде. Алар тарафыннан зәйлеләргә җыештыручы, пешекче, кондитер, оператив кизү торучы, оператор, автомобиль йөртүче, тегүче, кухня эшчесе, фельдшер, тар белгечле табиб, слесарь, педагог-психолох, инженер һ.б. һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде. Соңыннан ярминкәдә катнашучылар, әлеге вәкилләр янына барып, кызыксындырган сорауларын бирде.

-Минем ярминкәләрдә беренче катнашуым. Күптән инде лаеклы ялда мин, миңа ярты көнлек кенә эш урыны кирәк. Эш тәкъдим итүнең бу форматы ошады. Теләге булганнарга эш табарга була, – ди Елена Дрябина.

Ярминкәдә барлыгы 29 кеше катнашты, шуларның 12се үзәктә исәптә тора. Әлеге ярминкәдән сигез кеше эшкә юллама алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100