news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Пәнәченең җыены узды

Җыен кичке уен буларак дәвам итте, халык тиз генә мәйданнан таралмады.

(Зәй, 19 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй районда күп авылның үзенә хас үзенчәлекле бәйрәме бар. Урта Пәнәче исә Җыены белән районда гына түгел, республикада да мәгълүм авыл. Бу шимбәдә Урта Пәнәченең Шәрә тау итәгендә егерменче Җыен оештырылды. Ата-бабадан калган әлеге гадәтне яңартуга, аны җанландыруга авылы өчен җан аткан химаячеләр зур өлеш кертә. Авылның үзенә хас уен-бәйгеләре, спорт ярышлары, милли көрәш, ат чабышлары кемнәрне генә үзе- нә тартмый?! Иң мөһиме, Җыенда барысы да халык өчен, алар күңеле булсынга, рәхәтләнеп таралып ял итсен, күңел ачсын өчен оештырыла. Шуңа да халык кырык эшен кырык якка ташлап бирегә килә, дип яза район газетасы.

Бәйрәм үтәсе урын тезгә кадәр үскән хуш исле үләннәре, чәчәк исләре белән борыннарны кытыклый. Аның тирәсенә утыртылган агачлар да шактый үсеп килә. Табигать тә ул көнне бәйрәмгә хәерхаклы - җылы һәм кояшлы булды. Бәйрәмдә тамаша кылу гына түгел, үзеңне төрле бәйгеләрдә сынау, нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәтү дә сорала. Ә менә балачак дусларың, чордашлар-кордашларың белән очрашу, аралашу, хәл-әхвәл белешү, бәйгеләрдә көч сынашу кемгә генә еллык рухи азык, күңел күтәренкелеге өстәми икән?!

Халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев килде, ул чыгышында йола-бәйрәмнәрнең җанлануына куанычын белдереп, Җыенның быел да югары оешканлык белән матур, җылы узуын теләде. Җыенга күрше-тирә авыллардан, Зәй, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән дә шактый кеше килгән иде. Җыенны яңарту, аны җанландыруга үзе шушы авылдан чыккан Шамил Сәлахов зур өлеш кертә.

- Җыен керәшеннәрнең татар атнасы башланган көндә Ашыт җыены буларак бәйрәм ителгән. Аны ничек тә саклап каласы, киләчәк буыннарга тапшырасы иде. Бәйрәмдә кем нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтә, көчлеләр билгеләнә, активлар да читтә калмый. Бәйрәм үзеңне сынап карау белән күңелле дә бит ул. Җыен оештыру, аңа матди булышлык итү күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы бирә, менә бит ничек итеп таралып ял итә, күңел ача халык, - ди Шамил Салихович, бәйрәм барышына куанып.

Якташ Альберт Петров, Юрий Морозов ел саен химаячелек күрсәтә, җирлек, “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсе да матди булышлык итә.

- Акчалата да, әйберләтә дә булышучылар күп, аларның һәрбарчасына, Җыенны оештыру эшләрендә һәм аны уздыруда булышлык иткән Альберт Марокин, Альберт Марозовка һәм аларның җәмәгатьләре Светлана һәм Гөлнурга чиксез рәхмәтлемен, алар гаиләләре белән әлеге бәйрәмне уздыруга җан ата, - ди җирлек башлыгы Мөнир Туктаров.

Җыен мәйдан тотасы урыннан читтә булган ат чабышыннан башланды. Ат чабышсыз нинди Җыен булсын, ул ел да спонсорлар булышлыгы белән оештырыла. Чабышка Минзәлә, Аксубай, Тукай, Чирмешән районнарыннан, Удмуртиядән дә шактый атлар килгән иде. Ат чабышына Зөлфәт Мәрдамшин, Иван Комаров, Шамил Мөхәммәтдинов һ.блар химаячелек итте. Төп спонсор Зөлфәт Мәрдамшин да узышка үзенең атларын куйды. Бәйгедә дүрт чабыш оештырылды. Бура-Киртәдән Мансур Гыйззәтуллинның улы Ансар ике узышта чабышкылар белән үзен сынап, призлы урыннарга лаек булды. Зөлфәт Мәрдамшинның да атлары сынатмады. Финишка беренче килгән җайдакка сигез мең акча һәм кубок та тапшырылды. Призлы урын алучыларның башкалары да акчалата бүләккә ия булды, калган катнашканнар да бүләксез калмады. Ат ярышларын алып барган Шәфыйк Хәмидуллинның теле телгә йокмады бу көнне. Аннан соң халык төп мәйданга агылды. Бәйрәм атлар чабышы спонсоры булган мәрхүм Хәйдәр Мәрдамшинны искә алу белән башланды, рухы шат ятсын, аның эшен хәзер улы Зөлфәт дәвам итә.

Бәйрәмне алып баручылар Николай Григорьев белән Людмила Гатауллина Җыенны ачып, авылда яңа туган сабыйлары булганнарны, яшь гаиләләрне, озын-озак гомер итүчеләрне мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләде. Әлеге авыл кияве Виталий Агапов та сызгыра-сызгыра дәртле җырларын бүләк итте. Бил алыш кечкенәләр, яшьләр, өлкәннәр арасында аерым оештырылды, аңа Максим Васильев белән Василий Николаев хөкемдарлык итте. Кечкенәләр бил алышын яшүсмерләр, аннан өлкәннәр дәвам итте. Өлкәннәр арасындагы бил алыш аеруча киеренке барды. Яшьләрдән Югары Пәнәчедән Альберт Сәхабиев, өлкәннәрдән исә Чаллыдан килгән спорт остасы Ранис Гыйләҗетдинов баш батыр булып калды. Өлкәннәр арасында бил алышта Руслан Хәмидуллин -III, Югары Пәнәчедән Ринат Шакиров IV урын алды. Аннан ир-атлар мәйдан тутырып гер күтәрде. Яшь гаиләләр исә аркан тартты.

-Җыенга Югары Пәнәчедән гаиләбез белән килдек, танышларың белән очрашып, күрешү үзе бер гомер бит, уен-бәйгеләрдә катнашсаң, бәйрәм тагын да күңелле була,- ди Мария апа Шакирова. Ул да булмады Мария апа матур бер керәшен җыруын сузып та җибәрде. Әйтерсең лә, челтер-челтер көмеш чишмә ага, аның бәрхет тавышы күңелгә сары май булып ята.

Ә мәйданда уен-бәйгеләр гөрли. Әнә бер төркем кашыкка йомырка кабып йөгерә, икенчеләре бизәкле чиләкләр белән су ташыдылар, капчык белән сугыштылар, ду китереп чүлмәк ваттылар, катыктан акча эзләделәр, чаңгы киеп чаптылар, кул белән тотмыйча бәйләп куелган ипине ашадылар. Җирлек кош-корт асраучы фермерларга бай булгач, күп кенә бәйге җиңүчеләренә призлар – әтәч һәм дә үрдәк бәбкәләре булды. Бер-берсен мунча себеркесе белән чабышканнарга әтәч һәм бер дистә йомырка бүләк ителде. Әтәч очырту уены да кызыклы килеп чыкты. Бәйрәмнең иң кызык мизгеле үрдәк бәбкәләренә бәйле бәйге булды. Үрдәкнең башына кыршау кигертәсең икән, ул синеке була. Әлеге бәйгегә су буе чират тезелде. Хезмәттәшебез, әлеге авыл килене Нина ханым, ике үрдәк оттым дип, бик сөенде. Шул рәвешле, кемнәрдер бер юлы - ике, хәтта дүрт үрдәкле булды. Әйбер кисү өчен малай-кызлар чиратка тезелеп басты. Шунысы игътибарга лаек, олылар өчен уеннар аерым оештырыла биредә. Гөлнур Морозова белән Светлана Маракина уеннарны эзлекле һәм оста итеп алып бардылар. Уеннарда катнашкан, җырга оста булган Инсаф Хәмидуллин, күрше Бура-Киртә авылыннан килдем, өч көннән армияга китәм, якташларыбыз минем җырларны сагынып көтеп торсын, дип елмайды.

Җыен кичке уен буларак дәвам итте, халык тиз генә мәйданнан таралмады. Биредән бер елга җитәрлек күңел күтәренкелеге, эшкә стимул алдык, диләр бәйрәмгә килүчеләр. Иң мөһиме борынгы йола-бәйрәм яңа төр уеннар, бәйгеләр белән җанланды, аның киләчәктә дә дәвамлы булуына шик юк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100