Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә “Онытылмас мәктәп еллары” проекты гамәлгә куелды
Аның кысаларында мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары шул мәктәпне төрле елларда тәмамлаган күренекле якташлар белән очраша.
(Зәй, 29 апрель, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй муниципаль районында Мәгариф елы уңаеннан чаралар уздыру активлаша бара. Әлеге уңайдан бүген яңа проект старт алды – туган як тарихын өйрәнү музее мәктәпләр белән берлектә “Онытылмас мәктәп еллары” дип аталган тематик очрашулар үткәрүгә кереште, дип яза җирле басма.
Аның кысаларында мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары шул мәктәпне төрле елларда тәмамлаган күренекле якташлар белән очраша.
-Проектның максаты – мәктәпләрнең беренче чыгарылыш укучыларын барлап, алар белән очрашулар оештыру, Зәйнең мәгариф тармагында эз калдырган укытучылар турында сөйләү. Яңа проект оештыру турында без, музей хезмәткәрләре, социаль челтәрләрдә Зәй мәктәпләрендә укыган якташларга мөрәҗәгать белән чыктык. Бик күпләр бу идеяне хуплап безгә яздылар, очрашуларга кайтырга теләеләрен белдерделәр,- диде музей хезмәткәре Светлана Долгова.
Шундый чараның беренчесе шәһәрнең 2нче мәктәбендә узды. Бирегә очрашуга уку йортын 1964 елда тәмамлаган А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты Президенты, ТР фәннәр академиясе әгъзасы, техник фәннәр докторы, профессор Юрий Гортышов, мәктәпне 1972 елда тәмамлаган ”Тулпар Аэро Групп”авиакомпаниясе директорлар советы рәисе Азат Хәкимуллин,”Тулпар” авиакомпаниясенең административ-хуҗалык бүлеге башлыгы Владимир Липатов һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Фәрит Латыйпов килде.
-Белем алган мәктәбеңә шактый еллардан соң атлап керү- дулкынландыргыч вакыйга. Ни өчен дисезме? Чөнки мин бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле шәхес булып фрмалашуымны, барлык өлкәдәге уңышларымның нигезен бары тик мәктәптән күрәм.Биредә укыган елларны , безгә төпле белем биргән укытучыларымны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алам.Тормышта үз урыныңны табып, күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә туплаганнан соң гына боларның барысы да мәктәптән килгәнне аңлыйсың. Мин мәктәптә соңгы тапкыр моннан өч ел элек булган идем. Мәктәп төзекләндерү буенча нык үзгәргән. Шартларның нык яхшырганы күзгә ташлана. Әмма бүгенге көндә дә минем күңелемне матур хатирәләре белән җылытып торучы хис ул монда саклана, - диде Юрий Гортышов.
Кунаклар, укучылар алдында чыгыш ясап, мәктәп еллары турында хатирәләре белән уртаклашып кына калмыйча, күңелдәге хыялны тормышка ашыру да үз тәҗрибәләре турында да сөйләделәр.
-Һәркемнем бу тормышта кайсы өлкәдә кем булып эшләү буенча хыялы була. Бу бик мөһим. Бөтен нәрсә хыялдан башлана. Хыялың булса, тырышлыгың белән аны тормышка ашырып була,- диде Азат Хәкимуллин.
Азат Мортазович кечкенәдән очучы-сынаучы булырга хыялланган.Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казанда ДОСААФның укыту-авиация үзәгендә белеем алып, Л-29 реактив самолетын иярли башлый.Саратов өлкәсендә махсус мәктәптә укып кайтканнан соң, МИГ-15 һәм МИГ-17 реактив истребительлләренә утыра. Соңрак ЯК-18Т һәм ЯК-40 самолетларын штурвалы артыны утыра.1991 елда ул кече предприятие оештыра - “Тулпар” авиакомпаниясе барлыкка килә.
Авиация белән бәйле шәхесләрнең чыгышы укучыларда зур кызыксыну уятты. Әлбәттә, укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз