Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә Олимпия чемпионын искә алу чаралары уза
Күргәзмәдә зәйленең шәхси әйберләре,чаңгы спорты белән бәйле инвентарь, бүләкләре һәм башка 40тан артык экспонат урын алган.
(Зәй, 23 декабрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәйдә Олимпия чемпионы турында истәлекләр яңартылып тора. Районда ел ахыры вакыйгаларга бай. Аларның берничәсе Олимпия чемпионы Федор Симашев исеме белән бәйле. Берничә көн элек кенә шәһәрдә капиталь төзекләндерүдән соң Федор Симашев исемендәге балалар спорт мәктәбе ачылса, бүген исә туган як тарихын өйрәнү музеенда күренекле зәйлеләргә багышланган күргәзмә ачылды, дип яза җирле басма.
Шунысын әйтергә кирәк, әлеге күргәзмә музейның махсус бер залында оештырылып, алга таба даими эшли торган экспозиция булачак. Шулай итеп, Федор Симашев турында сөйләүче истәлекләр Зәйнең төп музеенда үз урынын тапты. Биредә зәйленең шәхси әйберләре,чаңгы спорты белән бәйле инвентарь, бүләкләре һәм башка 40тан артык экспонат урын алган.
Күргәзмә залын ачуда Федор Симашевның туганнары- өлкән апасы Евдокия Павлова һәм аның улы Александр, Зәй спорт мәктәбенең беренче директоры Алик Чекашев, чемпионның туган авылы Югары Баграж егете, чаңгы буенча танылып килүче яшь спортчы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Петр Коронов катнашты. Соңгысының тантанада катнашуы очраклы түгел, Петр 24- 25 декабрьдә “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә үтәчәк республиканың иң көчле чаңгычыларының Татарстан Чемпионаты һәм беренчелегендә катнашачак.
Тантанага 1нче мәктәп укучылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дә чакырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз