news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә әниләр өчен фестиваль оештырыла

Әниләр психолог киңәшләре ала алачак, йога белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә тудырылачак.

(Зәй, 31 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). 2 августта көндезге сәгать 10да шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында гаиләләр һәм әниләр өчен фестиваль узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге фестиваль үз эченә күптөрле чараларны ала.

Чара барышында бәби көтүче гаиләләр һәм төрле яшьтәге балалары булган әниләр өчен төрле мәйданчыклар оештырылачак. Шулай ук паркта аниматорлар эшләячәк, балаларны рәсем ясарга өйрәтәчәкләр, әниләр психолог киңәшләре ала алачак, йога белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә тудырылачак.

“Доктор Зәй” медицина отряды сәламәтлек күрсәткечләрен бәяләп, киңәшләрен бирәчәк. Әниләр өчен бу көнне оттырышсыз лотерея да оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot