news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдән съездда 9 кешелек делегат катнашты

Казанда Татарстан халыкларының III съезды үткәрелде.

(Зәй, 24 апрель, "Татар-информ, " Зәй офыклары",  Энҗе Әгъләмова). Зәйдә съездда 9 кешелек делегат катнашты, дип яза район газетасы.

Казанда Татарстан халыкларының III съезды үткәрелде.  Анда катнашу өчен республика муниципаль районнарыннан, күрше төбәкләрдән 730 делегат сайланган.

Программа бай итеп әзерләнә, ул үз эченә халыклар дуслыгы йортлары экспозицияләре, төрле милләт халыклары кул эшләре күргәзмәсе, “Күпмилләтле Татарстан” һәм “Без Россиянең бер өлеше” исеме астында фотокүргәзмәләр, пленар өлешне, Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында бәйрәмчә концертны үз эченә ала. Зәйдән биредә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә 9 кешелек делегат атнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot