Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдән Россия чаңгычылар командасын Универсиадага озаттылар
Зәйгә Россиянең 33 төбәгеннән 200дән артык яшь чаңгычы җыелган иде.
(Зәй, 13 февраль, "Татар-информ" , “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Красноярскта узачак XXIXнчы Универсидада чаңгы ярышларында катнашачак 16 кешелек Россия командасын Зәйдән озаттылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Ялта-Зәй” спорт үзәгендә чаңгы спорты буенча Красноярск шәһәрендә 2-12 мартта узачак Бөтендөнья кышкы Универсиадасында катнашу өчен Бөтенроссия сайлап алу чаңгы ярышлары тәмамланды. Анда Россиядән килгән спортчы студентлар көч сынашты. Зәйгә Россиянең 33 төбәгеннән 200дән артык яшь чаңгычы җыелган иде. 12 февральдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркта ярышларга нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү һәм Универсиадага озату тантанасы булды.
Бәйрәм-тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы чаңгыда узышу һәм биатлон федерациясенең беренче вице-президенты Азат Мәҗитов, Олимпия уеннарының өч мәртәбә призеры, Дөнья чемпионы, СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов һәм башкалар катнашты. Алар төрле дистанцияләрдә җиңү яулаган спотчыларга дипломнар һәм медальләр тапшырдылар.
Шунысын әйтик, чаңгыда узышырга Россиядән Универсиадага 16 чаңгычы (8 егет һәм 8 кыз) бара. Шунысы куанычлы, алар арасында ике сортчы – Зәйдән. Алар – Егор Казаринов һәм Христина Мацокина (Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академисе студентлары).
Христина Зәйдә узган ярышларда спринт дистанциясендә ирекле стильдә җиңүче булса, Егор исә 20 километрга йөгерүдә беренче булды, шулай ук 7,5 километр арада 4 кеше катнашкан эстафета ярышларында танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз