Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә һөнәри белем бирү уку йортлары спартакиадасының финалы тәмамланды
Ярышларны ябу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты.
(Зәй, 6 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәйдә Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортларын - техникумнар, колледжларда укучылар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" дип аталган спартакиаданың республика финал ярышлары тәмамланды, дип яза районның "Зәй офыклары газетасы.
Өч көн дәвамында 35 яшь спортчылар командалары (500дән артык спортчы) баскетбол, алкалы хоккей,өстәл теннисы һәм чаңгыда узышу буенча шәхси һәм команда беренчелеге өчен ярыштылар. Ярышларга нәтиҗә спортның һәр төре буенча район (авыл) уку йортлары һәм шәһәр уку йортлары арасында аерым ясалды. Хоккей буенча беренче урынны Саба аграр көллияте һәм Казан педагогика көллияте, өстәл теннисында Арча педагогика көллияте Һәм Әлмәт политехника техникумына тиңнәр булмады.
Арчалылыр баскетболда иң оста булуларын күрсәттеләр - педагогика көллиятенең кызлар һәм егетләр командасы лаеклы рәвештә беренче урын яуладылар. Зәй үзенең чаңгы спорты үзәге икәнлеген бу ярышларда да раслады - шәһәр командалары арасында Зәй политехник көллияте зур өстенлек белән беренче урынны алды. Шәхси беренчелектә Зәй чаңгычылары 10 медаль алуга иреште. Авыллар арасында чаңгыда узышуда Сарман аграр колледжы да танылды. Командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Шәһәр уку йортлары: Әлмәт политехник көллитяе -1, Казан педагогика көллияте -2, Түбән Кама технология көллияте - 3 урында. Район (авыл уку йортлары): Арча педагогика көллияте -1, Сарман аграр көллияте - 2, Саба аграр көллияте -3 урында.
Ярышларны ябу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты. Командаларга дипломнар, кубоклар, спортчыларга медальләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз