Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә һөнәр сайлауга багышланган “Фән төне” үткәрелде
Очрашуда катнашучыларга уку йортына кабул итү шартлары, укыту процессы, белгечлекләр һ.б. турында мәгълүмат бирелде.
(Зәй, 25 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районында белем бирү оешмаларында һөнәр сайлау эшчәнлеге максатчан алып барыла. Әлеге эшчәнлекнең бер юнәлеше – республиканың югары уку йортлары белгечләре белән мәктәпләрдә очрашулар уздыру. Ә ул очрашулар соңгы вакытта төрле форматта оештырыла башлады. Шәһәрнең 4нче мәктәбендә Казан дәүләт федераль университетының Чаллы институты укытучылары белән узган очрашу “Фән төне” дип аталды. Бу очраклы түгел, очрашуга шәһәрнең барлык мәктәпләреннән 10, 11нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән килде. Мондый чарага әти-әниләр, эштә булу сәбәпле, көндез килә алмый, ”Фән төне” шуны искә алып оештырыла.
Очрашуда катнашучыларга уку йортына кабул итү шартлары, укыту процессы, белгечлекләр һ.б. турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан төрле төркемнәрдә (8 юнәлештә) укучылар белән мастер-класслар, тестлар, викториналар уздырылды.
Зәй егет-кызлары КФУның Чаллы институтын читләтеп узмый. Быел гына да бирегә шәһәр-районның 11нче сыйныфны тәмамлаган 32 укучысы беренче курста укый башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз