news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдән өч укытучы дәрәҗәле конкурста катнаша

Укытучыларның өчесе дә алга таба конкурсның чираттагы турында катнашу ягъни республика конкурсантлары исемлегенә керүгә лаеклы дип табылды.

(Зәй, 6 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә “Мәгариф” илкүләм программаны тормышка ашыру советының чираттагы утырышы булды, дип яза җирле басма.

Анда Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләрендә башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләүгә конкурста катнашучыларның үз эшчәнлекләрен яклау буенча чыгышлары тыңланды. Һөнәри осталык буенча акчалата бүләк алуга районнан 3 укытучы дәгъва кыла. Алар - 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәүлидә Шәймәрданова, 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Гөлфия Идиятуллина һәм 4нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Гостенова. Әлеге конкурста катнашучыга зур таләпләр куела. Укытучы һөнәри эшчәнлеген 7 критерий нигезендә анализларга тиеш. Ул үз эченә укытучының фәне буенча шәхси методика эшчәнлеген һәм аның ярдәмендә уңай нәтиҗәгә ирешүен, укучыларның уку процессындагы уңышлары, фән буенча дәрестән тыш эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешү, төрле категория укучылар (сәләтле, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, инвалид балалар, ятим балалар һ.б.) белән уңай эш тәҗрибәсе, төрле белем бирү технологияләре нигезендә укыту процессын югары сыйфатлы итеп оештыруны тәэмин итү, укытучының өзлексез һөнәри үсешен һәм башкаларны ала.

Укытучыларның өчесе дә алга таба конкурсның чираттагы турында катнашу ягъни республика конкурсантлары исемлегенә керүгә лаеклы дип табылды.

Утырыш район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев рәислегендә үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100