news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә "Минем ишегалды лагерем” проекты эшли

Август башында ишегалды лагерьларында өченче смена эшли башлады.

Зәйдә "Минем ишегалды лагерем” проекты эшли
zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/ochenche-smena-bashlana

(Зәй, 4 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй шәһәре һәм районында “Күңелле җәй” программасы кысаларында быел “Минем ишегалды лагерем” проекты эшли. Бу көннәрдә әлеге эшчәнлекнең икенче сменасы тәмамланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Июль анда ишегалды ял лагерьларына 250дән артык бала йөрде. Әлеге смена “Дисней” концепциясе кысаларында тематик чаралардан торды. Балалар “Арыслан король” анимацион фильмын да карадылар. Аларның кайберләре лагерьда ике сменада да булды. 

 “Минем ишегалды лагерем” проекты – ул “Күңелле җәй” проектының камилләштерелгән варианты. Әлеге проект Зәйдә инде 13 ел эшли.

Ел саен июнь башында шәһәрнең 13 ишегалдында, шулай ук өч авыл – Якты Күл, Сәвәләй һәм Ал. Бистәсе авылларында ял урыннары эшли башлый. Быел әлеге проект яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады һәм 350 мең сум күләмендәге грант акчаларына тормышка ашырыла.

Ишегалды мәйданчыкларында 14-18 яшьлек яшүсмерләр әйдәманнар булып эшли. Алар алдан ук тиешле уку курслары уздылар.

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә барлык ял мәйданчыкларыннан балалар Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына җыела. Алар өчен биредә уеннар, ярышларны эченә алган күңел ачу оештырыла. Әлеге күмәк җыенга балалар атна буе әзерләнәләр. Мондый чараларда уртача 200ләп бала катнаша.

Август башында ишегалды лагерьларында өченче смена эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100