news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә милли мәгариф һәм тәрбия системасы үсеше тикшерелде

2009-2015 елларга районда гражданин шәхесен формалаштыру, “Салават күпере” программалары үтәлеше каралды

 (Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй шәһәренең татар гимназиясендә үткән “түгәрәк өстәл” утырышында 2010-2015 елларга муниципаль районда милли мәгариф һәм тәрбия системасы үсеше, 2009-2015 елларга районда гражданин шәхесен формалаштыру һәм аның беренче сыйныфлар өчен бу уку елы башыннан кабул ителгән “Салават күпере” программалары үтәлеше каралды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова алып барды. Сөйләшүдә район Советы депутатлары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Бу хакта “Зәй офыклары” яза.
Фикер алышулар бик җанлы барды һәм балаларны тәрбияләүнең үтемле, нәтиҗәле алымнарын башкарылган эшләр белән дәлилләп күрсәтү аеруча тәэсирле булды. Мәсәлән, 4нче мәктәпнең физкультура укытучысы Алексей Ревин физик культура аша балада актив гражданлык позициясе тәрбияләүне күрсәтте. Ул укучыларны үзләре теләгән спорт төре белән шөгыльләндереп, аларны активлыкка өндәүнең бик нәтиҗәле булуын ассызыклады.
– Безнең укучылар арасында төрле спорт төрләре буенча уңышларга ирешкән, җиңүләр яулаган балалар аз түгел. Спорт укучыны ялкаулыктан арындыра, актив, һәрвакыт күтәренке рухта булырга ярдәм итә. Балада психологик яктан уңай халәт, үз гамәлләреннән канәгатьлек хисе туа. Безнең мәктәптә каратэ-кекусинкай буенча сыйныфтан тыш түгәрәк 17 ел инде эшли. Бирегә йөрүче балаларның тормыш потенциалы бөтенләй икенче югарылыкта, – ди ул.
“Түгәрәк өстәл” эшендә катнашучылар, аның фикерен хуплап, алга таба бу юнәлештә тагын да мавыктыргычрак эш алымнары эзләргә дигән фикергә килде.
“Якты коңгыз” балалар бакчасы методисты Роза Габбасова баланы мәктәпкәчә яшьтәге вакыттан ук төрле һөнәрләр турында хәбәрдар итүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул иң башта балаларны әти-әниләре һөнәре белән горурланырга өйрәтү, аннан шәһәрдә булган төрле оешма-предприятиеләргә экскурсия ясап, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен аңлату, әлеге һөнәр ияләре булмаса, безгә нәрсә җитмәвен төшендерүнең кирәклегенә басым ясады. “Якты коңгыз” бу юнәлештә шактый уңышлы эшли. Биредә тәрбияләнүче балаларда һәр һөнәр турында башлангыч мәгълүмат җитәрлек. Утырыштагыларга балалар белән әлеге темага алып барылган сөйләшүләр экран аша күрсәтелде.
Утырышта туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүнең тагын бер кызыклы алымы чагылдырылды. Ул “Балаларга татар телен өйрәтүдә театр сәнгатенең тоткан урыны” дип аталды. Аның буенча үзе дә театр сәнгатенә гашыйк, балаларга да шуны сеңдерүче Кабан-Бастрык мәктәбе укытучысы Людмила Абрамова чыгыш ясады. Аның сүзләрен Кадер мәктәбенең VIII сыйныф укучылары Сәед Шәкүровның “Туган туфрак” спектакленнән өзек күрсәтеп хупладылар. Биредә укучылар белән бу юнәлештә укытучы Алсу Әюпова шөгыльләнә. Балаларның оста уены “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларда җылы тәэсирләр калдырды. Мондый эш алымының да ныклы тәрбияви һәм туган телне өйрәнү чарасы булуы ассызыкланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot