news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар ялын кайгырталар

“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инде икенче ел рәттән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен лагерь оештырылды

(Зәй, 23 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инде киенче ел рәттән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен лагерь оештырылды, дип яза “Новый Зай” хәбәрчеләре.
Ике сменалы булып эшләүче лагерьда һәр сменада 18әр бала ял итә. Лагерь җитәкчесе, үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Ирина Грузинцева сүзләренә караганда, мондый лагерьның башкалардан аермасы шунда: мәдәни, спорт чаралары белән берлектә балаларга реабилитация хезмәтләре дә күрсәтелә. Аларга массаж ясыйлар, сәламәтләндерү физкультурасы, ком терапиясе, ингаляция кебек процедуралар үткәрәләр. Бөтен сәламәтләндерү процедуралары да табибларның юлламалары буенча эшләнә.
Мондый ял балада уңай эмоциональ фон барлыкка китерә, ди җәйге ялны оештыручылар. Биредә ял итүче балалар шикәр авыруы, ДЦП, психик үсеш тоткарлану кебек диагноз белән авырыйлар. Аларның лагерьдагы һәр көне иртәдән кичкә кадәр минутлап планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot