news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә мәктәпне тәмамлаучыларның 90 проценты югары уку йортларында укырга кергән

33 зәйле Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Самара вузларында белем ала

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 2013-2014 уку елында Зәй шәһәре һәм районында XI сыйныфны 259 укучы тәмамлаган иде. Шуларның 233е (90 проценты) югары уку йортларына укырга кергән. Егетләр һәм кызларның 51 проценты (119 кеше) бюджет хисабына, 49 проценты (114 кеше) түләп белем ала. Шуныкын да әйтик: 33 зәйле Россия югары уку йортларында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Самара) укый. Мәктәпне медальгә тәмамлаучыларның (20 кеше) 13е - бюджет урыннарында, 7се - түләүледә, дип аныклый “Зәй офыклары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100