news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары арасында бәйге үткәрелде

Ярышларның һәркайсы педагогик эшчәнлек, һөнәри этика белән бәйле иде.

(Зәй, 22 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"  , Николай Шамионов). Зәйдә Мәгариф елы уңаеннан төрле чаралар уздыру дәвам итә. Аның кысаларында бүген шәһәрнең “Тылсымлы әкият” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары һөнәри этикасы кодексының иң яхшы моделе” дип аталган муниципаль бәйге узды. Анда шәһәрнең 18 бакчасыннан 5әр тәрбиячедән торган командалар катнашты, дип яза җтрле басма.

-Әлеге төрдәге бәйге беренче мәртәбә оештырыла.Аны күпмедер дәрәҗәдә һөнәри осталык бәйгесе дияргә дә ярый. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә хезмәт куючы педагогларга шартлар тудыру, тәрбиячеләрнең статусын күтәрү, актив тормыш позициясе формалаштыру, аларны бүгенге заман шәхесе тәрбияләүдә берләштерү. Бәйге положениесендә төрле конкурслар үткәрү каралса да, иң мөһиме – тәрбия эшендә берләшү, - диде мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Анна Романова.

Командалар өчен өч турда ярышлар оештырылды. Аларның һәркайсы педагогик эшчәнлек, һөнәри этика белән бәйле иде. Нәтиҗәдә теманы иң яхшы ачучы, иң көчле чыгыш ясаучылар ачыкланды һәм бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100