news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Мәктәп тавы” проекты буенча ачык тыңлаулар үтте

Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 27 миллион сум акча карала.

(Зәй, 15 март, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Республикада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Анда Зәй районы да актив катнаша. Аның кысаларында узган ел гына да шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә зур күләмле эшләр башкарылса, быел бу юнәлештә Зәйдә яңа проект тормышка ашыру башланачак. Ул - Зәй шәһәренең тарихи үзәге – “Мәктәп тавы”н заманча төзекләндерү, дип яза җирле басма.

Соңгы вакытта тәзү-төзекләндерү буенча проектларны тормышка ашыруга керешкәнче, аларны халык тикшерүенә чыгару гадәткә керде. Әлеге уңайдан “Энергетик” мәдәният сараендатөзекләндерү концепциясе буенча ачык тыңлаулар үтте.Анда шәһәр-район җитәкчелеге, шәһәр һәм район Советы депутатлары, иҗтимагый, яшьләр оешмалары активистлары, эшмәкәрләр,дин әһелләре, территориаль җирле үзидарәләр рәисләре, җир участоклары һәм биналары якында урнашкан милек хуҗалары һәм арендаторлары, гомүмән бу урынга битараф булмаган зәйлеләр катнашты.

Район башлыгы чыгышында соңгы елларда шәһәр-районда иҗтимагый киңлекләрне заманча итеп үзгәртү юнәлешендә максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта шәһәр биләмәсенең 30гектарын парк һәм скверлар алып тора.

Зәй тарихы башланган урын – “Мәктәп тавы”н истәлекле һәм ял урыны итеп төзекләндерү хыялы зәйлеләр күңелендә күптәннән йөрде. Һәм нихаять аңа да чират җитте.
Проект буенча ачык тыңлаулар яңа форматта һәм анда катнашучыларның зур активлыгы белән узды. Проектны исә Ринат Фәрдиев исемендәге парк концепциясен булдырып, аны тормышка ашырган Казанның яшь архитекторлары эшләгән. Тыңлауларда катнашучыларга алар проект буенча нәрсәләр каралуын тәфсилләп аңлаттылар. Зәйлеләр проектны тулаем хуплпдылар, шул ук вакытта күп кенә тәгъдимнәр дә керттеләр. Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып концепция эшләнеп бетереләчәк.

Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 27 миллион сум акча карала. Шул ук вакытта проектны федераль программага кертү буенча да эш алып барыла. Төзекләндерү эшләренә май аенда керешелер дип көтелә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100