news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов узган уку елы нәтиҗәләрен анализлап, 2018-2019нчы уку елына бурычлар билгеләде.

(Зәй, 28 август,“Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Бүген Зәйдә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Күркәм гадәт буенча киңәшмәнең пленар өлеше башланганчы район башлыгы һәм министрлык вәкиле “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган күргәзмәләр белән танышты. Башка еллардан аермалы буларак, быел алар саны һәм эчтәлеге буенча да сокланырлык иде.

 Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова катнашты. Киңәшмәгә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, балалар бакчалары, мәктәпләрдән делегацияләр, педагогик хезмәт ветераннары чакырылды.

Киңәшмәне район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Конференция “Бүгенге көн Зәй мәгариф системасының өстенлекле юнәлешләре һәм төп мәсьәләләр” шигаре астында үтте. Төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов чыгыш ясады. Ул чыгышында узган уку елы нәтиҗәләрен анализлап, 2018-2019нчы уку елына бурычлар билгеләде.

Тамара Федорова Зәй мәгариф тармагы эшчәнлеген яхшы бәяләде. Шул ук вакытта Зәй педагогларының потенциалы җитәрлек, алар югарырак үрләр яулара сәләтле дип белдерде. Әлбәттә, ул район педсоветында катнашучылар алдына яңа бурычлар куйды.

Киңәшмә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100