news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Мәгариф елына старт бирелде

Тантанада катнашучыларга видеоэлемтә каналы аша Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мөрәҗәгать итте.

(Зәй, 2 февраль, “Татар-информ”, “Зәй офыклары” Николай Шамионов). 2018 ел Зәй районында Мәгариф елы шигаре астында уза. Муниципаль районда Россия һәм республика үрнәгендә һәр елны нәрсәгедер багышлап, аерым бер шигарь астында үткәрү күркәм традициягә әверелде, дип яза җирле басма.

Әйтик, 2017ел Балалар һәм яшьләр елы буларак үтсә, быелгы ел Мәгариф елы дип игълан ителде. Шунысы игътибарга лаек,елны ачу тантанасы һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырылып, чыннан да, елга яхшы старт бирә торган мәдәни чара буларак үтә. “Энергетик” мәдәният сараенда узган Мәгариф елын ачу тантанасы моны тагын бер мәртәбә раслады.

Тантанага шәһәр-районның барлык мәктәпләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге, өстәмә белем бирү учреждениеләре делегацияләре – җитәкчеләр, укытучылар, укучылар, педагогик хезмәт ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Ул чыгышында мәгариф төшенчәсенең мәгънәсе шәхеснең акылын, холкын һәм кешелеклелек сыйфатларын формалаштырудан гыйбәрәт, дип ассызыклады, районда “Минем шәһәр – минем старт” дип аталган проектның старт алуын, ул балалар һәм яшьләриҗтимагый тормышын активлаштырачагын билгеләп үтте.

-Эшчәнлекнең теләсә нинди тармагына, теләсә нинди социаль стуктурага һәрвакыт белемле кешеләр, квалификацияле белгечләр кирәк. Бүгенге тормышыбыз моны аеруча таләп итә. Мәктәпләрдә белем бирү сыйфатына аеруча игътибар бирү мөһим. Әлбәттә, бу укытучыларның әзерлегенә бәйле. Педагогның һөнәри осталыгы белем һәм методика өлкәсендә бүгенге көн таләпләренә җавап бирү, укучыларның сәләтен ачыклый һәм аны үстерә белүдә.Укытучыларның белемен күтәрү формаларын камилләштерү,аларның компетентлыгын бәяләүдә яңа объектив ысуллар куллану мөһим. Мәгариф идарәсенә һәр мәктәпнең белем сыйфатын мониторинглауны алып бару зарур. Шул ук вакытта әлеге мәгълүмат барлык әти-әниләргә аңлаешлы һәм алар белеп торырлык булырга тиеш. Мәгариф системасында ресурс үзәкләре аерым роль уйный. Бүгенге көндә республикада алар 25, шуның берсе – безнең политехник колледж. Үзәкнең бурычы – перспективалы предприятиеләрнең корпоротив уку үзәкләре булу. Предприятиеләр, колледж, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең үзара хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле механизмын булдыру кирәк. Шулай да, мәгариф системасының өстенлекле һәм иң катлаулы бурычы- тәрбия бирү. Бу турыда белдереп кенә калмыйча, белем һәм тәрбия бирүнең өзлексезлеген тәэмин итү кирәк. Районда игълан ителгән Мәгариф елы зәйлеләргә иҗади эшләү, яңа матур башлангычларга этәргеч бирер, - диде район башлыгы.

Тантанада катнашучыларга видеоэлемтә каналы аша Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мөрәҗәгать итте.

-Зәйдә агымдагы елны Мәгариф елы дип игълан итү – матур башлангыч. Сез республикага үрнәк күрсәтәсез.Игълан ителгән ел кысаларында узачак чаралар мәгариф тармагы алдында торган мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итәр, - диде ул.

Чарада шәһәр-районның шактый гына педагогик хезмәт ветераннары катнашты. Район педагогик хезмәт ветераннары советы рәисе Тамара Чуфырина, чыгыш ясап, ветеран укытучылар районыбызның мәгариф тармагы эшчәнлеге белән кызыксынып торуларын әйтте, белем-тәрбия бирүдә күркәм традицияләрне саклап, заман белән атлап, алага барырга чакырды.

Укытучылар династияләрен искә алу - чараның матур мизгеле булды. Ә алар бездә шактый, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган династияләр шәһәрдә генә түгел, авылларның күпчелегендә бар.

Тантананы шәһәр-районыбызның балалар иҗат коллективлары яңа чыгышлар белән бизәде. Шунысы куанычлы - аларның осталыгы арта бара.

Разиф Кәримов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов, сәхнәгә чыгып, символик төймәгә басып, Мәгариф елына старт бирде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100