news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре ГТО комплексы нормативларын тапшыра

Бүгенге чарада 200ләп кеше катнашкан.

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре ГТО комплексы нормативларын тапшыра
zainsk-rt.ru

(Зәй, 4 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районында ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла. кичә шәһәрнең “Энергия” стадионы шәһәр-район мәдәният хезмәткәрләре  ГТО комплексы нормативларын тапшыруга бердәм чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"2019 ел - районда Мәдәният елы. Без аның кысаларында төрле чаралар үткәреп кенә калмыйча,  спорт белән дус булуыбызны башкаларга үрнәк итеп куярга булдык. Район мәдәният өлкәсендә 360тан артык хезмәткәр эшли. Бүгенге чарада 200ләп кеше катнашты", - диде район мәдәният идарәсе башлыгы Светлана Ревина.

Мәдәният хезмәткәрләре ГТО комплексында каралган нормативларда - 60 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү һәм башка төрләр буенча үзләрен сынадылар. Әлбәттә, алар нәтиҗәсе буенча кемнең нинди билгегә тапшырулары ачыкланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot