news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Әлмиевлар хуҗалыгында чәчәкләр үстерәләр

Алар үсентеләрне Зәй һәм Чаллы шәһәрләрендә сата.

Зәйдә Әлмиевлар хуҗалыгында чәчәкләр үстерәләр
agro.tatarstan.ru

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Кәрәкәс авылыннан Маргарита Әлмиева чәчәкләр һәм яшелчә культуралары үсентеләре үстерү белән шөгыльләнә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Безнең 7 теплицабыз бар. Беришләрендә помидор, кыяр, борыч, ташкабак һәм баклажан үсентеләре үсә, башкаларында – егермеләп төр чәчәк үсә. Барлык теплицалар газ белән җылытыла. Суны кулдан сибәбез, бу эшне автоматлаштыру турында уйлыйбыз", - дип сөйләгән Маргарита Әлмиева.

Алар үсентеләрне Зәй һәм Чаллы шәһәрләрендә саталар. "Бу эш белән алты ел шөгыльләнәбез. Эш, әлбәттә, биек җиңел түгел, сезон гыйнвардан башлана һәм июнь азагына кадәр бара. Табышның бер өлешен теплицаларны техник камилләштерүгә тотабыз. Чыгымнар акланыр дип ышанабыз", - дигән Маргарита.

news_right_1
news_right_2
news_bot