Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә өлкәннәр көне уңаеннан күптөрле чаралар уза
Зәйдә актив пенсионерларны берләштерүче “Пульс” клубы моннан 20 ел элек “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә оешкан иде.
(Зәй, 29 сентябрь,“Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәйдә өлкәннәр көне уңаеннан күптөрле чаралар уза. Кичә кайчандыр партиянең шәһәр комитеты, башкарма комитет аппаратларында, җирле үзидарә органнарында хезмәт куйган бер төркем пенсионерлар өчен күркәм чара оештырылды. Алар башта шәһәрнең төзелгән һәм төзекләндерелгән объектларында – Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлеше, “Күкчәчәк” балалар бакчасы, Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә булып, матур үзгәрешләр белән таныштылар. Өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов озатып йөрде. Ул аларны шәһәр-районның социаль-икътисади үсеше, агымдагы елда алып барылган төзү-төзекләндерү эшләре һ.б. белән таныштырды, дип яза район газетасы.
-Бүгенге үзгәрешләрнең нигезе сезнең белән бәйле. Без сез башлаган эшләрне дәвам итәбез, хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә,- диде ул.
Чара “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр аннан канәгать калды.
Зәйдә актив пенсионерларны берләштерүче “Пульс” клубы моннан 20 ел элек “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә оешкан иде. Хәзер бездә әлеге клубны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Чөнки клубка йөрүчеләр шәһәр һәм район күләмендә үтүче барлык чараларда актив катнашып, яшьләргә үрнәк күрсәтәләр. Кырыкка якын пенсионерны берләштергән клубта төрле яшьтәге пенсионер бар. Араларында 80-85 яшькә җиткәннәре дә шактый. Аларның дөньяга карашына, актив тормыш позициясенә сокланырлык.
-Мин күп еллар төзелеш оешмасында хатын-кызга бик үк хас булмаган хезмәт башкардым- эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Җәмәгать эшендә дә актив идем, башлангыч партия оешмасын җитәкләдем. Зәй төзелеш тармагын үстерүгә өлешем керде дип саныйм. Олыгайгач “Пульс” клубына йөри башладым һәм ул минем өчен икенче йортыма әверелде,- ди Саимә Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз