Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә өлкән яшьтәге волонтерлар ветераннарга ярдәм итә
Алар карамагында "Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче берничә ветеран бар.

(Зәй, 21 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәйнең "Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге өлкән яшьтәге волонтерлары Бөтенроссия волонтерлык хәрәкәтенә кушылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Өлкән яшьтәгеләрне берләштергән “Пульс” волонтерлар клубы активистлары һәрдаим ветераннарга булышлык итәләр. Алар карамагында "Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче берничә ветеран бар.
Волонтерларның ярдәме вак-төяк кебек тоелса да, кибеттән кирәкле әйберләрне сатып алу, өй җыештыру кебек эшләрдә ярдәм итү алар өчен бик мөһим, шулай ук өлкән яшьтәгеләр аралашуга да мохтаҗ. Мондый очрашулар аларга кәефне яхшыртырга, тормышка ышанычны арттырырга, үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз