news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район туры узды

Шигырьләрне иң яхшы укучылар бәйгенең төбәк турына сайлап алына.

Зәйдә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район туры узды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). 1 октябрьдән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе башланды. Кичә Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә әлеге бәйгенең район туры узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

Бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә.

Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һәм мәктәпләрдән 100гә якын укучы катнаша.

Шигырьләрне иң яхшы укучылар бәйгенең төбәк турына сайлап алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100