news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә үләт базлары тикшерелә

“Зәй шикәре”, “Восток”, “Зәй” агрофирмалары, “Нива”га караган базлар тиешле таләпләргә җавап бирми

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Зәй шәһәре прокуратурасы район территориясендәге биотермик базлары (үләт базлары) куллануда ветеринариягә кагылышлы законнар үтәлешен тикшерде. Бүгенгә районда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан биологик калдыкларны үтилләштерү максатында кулланыла торган 19 биотермик баз исәпләнә. Тикшерү барышында “Зәй шикәре”, “Восток”, “Зәй” агрофирмалары, “Нива” ҖЧШенә караган берничә базның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Бу оешма җитәкчеләренәдә кичекмәстән җитешсезлекләрне бетерү таләбе куелган. Хәзер аларның үтәлеше прокуратура контроленда тора, дип яза “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot