news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге ачылды

Бил алыш 18 яшькә кадәр булган кызлар һәм егетләр арасында уза.

Зәйдә кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге ачылды
Рәзимә Кашапова

(Зәй, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). 14 гыйнварда Зәйнең «Старт» спорт комплексында  18 яшькә кадәр булган кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге ачылды. Беренчелеккә республиканың 17 районыннан көрәшчеләр килде.

Ярышларны ачу тантанасында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов катнашып, спортчыларга уңышлы бил алыш теләделәр.

Тантанада «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илназ Латыйповка ирекле көрәш буенча Россиянең спорт остасы исеме, Камил Извеков белән Полина Колесовага 1нче спорт разряды бирелде.

Разиф Кәримовка, бер төркем белгеч-тренерга  ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы федерациясе Рәхмәт хаты тапшырылды.


news_right_1
news_right_2
news_bot