news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Кытай Халык Республикасы делегациясе белән эшлекле сөйләшү узды

Зәйгә Кытай делегациясе килде.

(Зәй, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Бүген Зәйнең ресурс үзәгендә “Сетевая” компаниясе ААҖ башлангычы белән Кытай Халык Республикасының электр предприятиесе берләшмәсе белгечләре катнашында югары электр көчәнеше астында эшләү үзенчәлекләренә багышланган ике яклы сөйләшү узды, дип яза җирле басма.

Кытайның электр предприятиесе берләшмәсе генераль секретаре - идарә рәисе Юй Чундэ җитәкчелегендәге 21 кешелек зур делегацияне район башлыгы Разиф Кәримов, ресурс үзәге җитәкчелеге, хакимият вәкилләре каршы алды. Әлеге очрашу - кытайлар тарафыннан капма-каршы визит. Агымдагы елның апрель аенда республиканың “Сетевая" компаниясе белгечләре Кытайда булып, нәкъ менә биредәге югары көчәнеш астындагы эшчәнлек белән танышып кайткан иде.

Ә бездәге очрашу барышында Разиф Кәримов кунакларга шәһәр, аның тарихы турында мәгълүмат бирде, җитештерү куәтләре турында сөйләде. Ресурс үзәге белгечләре исә Зәйдә югары көчәнеш астында эшләүче белгечләрне әзерләү буенча укыту процессы белән таныштырдылар. Кытай делегациясе Зәйдә ике көн булачак, иртәгә республиканың “Сетевая" компаниясе белән Кытай Халык Республикасының электр предприятиесе берләшмәсе арасында үзара хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100